420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Зөләйха күзләрен ача» фильмының икенче сериясендә сөргенгә озатылучылар исемлегендә мөселман эшлеклеләре исеме яңгырый, әмма фильмда катнашучы татар артитларына ул исемнәр ишетелмәячәге турында әйтелгән. «Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта Тинчурин театры актеры Ренат Шәмсетдинов әйтте.
«Әйе, без анда идек. Мин фильмның беренче кадрыннан алып, соңгысына кадәр анда булган кеше. Без — татар артистлары моны ишетеп тордык. Бик каты ризасызлык белдердек. „Болай ярамый“, дип, режиссер янына да килдек, Гүзәл Яхинадан да сорадык», — диде Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов.
«Андый исемлек авторның китабында юк икән — соңыннан карадым, башта укымаган идем. Гүзәл Яхина: „Надо разбираться“, — дип әйтте. Ә режиссер: „Сценаристлар эше“, — дип аңлатты. Безне: „Тавышлар арасында кешегә ишетелмәячәк ул“, — дип тынычландырдылар. Әмма ишетелде бит», — диде ул.
Артист моны махсус эшләнгән дип уйламый.