news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Продюсер: «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы исемнәрнең туры килүе – очраклылык

Проект авторлары картина өчен интернет һәм тарихи документлар ярдәмендә киң таралган татар исемнәрен сайлаган.

Продюсер: «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы исемнәрнең туры килүе – очраклылык
газета "Трудовая слава"

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы исемнәрнең туры килүе – очраклылык, проект авторлары картина өчен интернет һәм тарихи документлар ярдәмендә киң таралган татар исемнәрен сайлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Русское» кинокомпаниясенең генераль продюсеры Ирина Смирнова хәбәр итте.

«Биредә барлык туры килүләр дә – очраклылык. Фильмда актер исемлектә күрсәтелгән фамилияләрне укый, Игнатов алга таба вафат булучыларны исемлектән сызып ташлый», - дип искәртте Смирнова.

Әлеге исемлек моннан ике ел элек фильмны төшерер алдыннан реквизит буенча рәссамнар тарафыннан төзелгән. Ниндидер фамилияләрне тарихи документлардан тапканнар, кайберләрен уйлап чыгарганнар. Алар киң таралган татар исем-фамилияләрен эзләгән, дип өстәде продюсер.

«Анда барлыгы 500дән артык исем бар – рус, татар, яһүд һ.б. Реквизит буенча рәссамнар интернеттан киң таралган татар исемнәрен эзләгән», - дип искәртте ул.

Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова социаль челтәрләрдә видео белән пост урнаштырган, анда исемлек буенча барлаган вакытта ислам дин эшлеклеләренең исемнәре телгә алынуын әйткән иде.

«Шуннан соң да кемдер фильм колониаль характерда түгел һәм заказ буенча төшерелмәгән дип раслаячакмы. Безнең алда – мөселман руханиларына ачыктан-ачык һөҗүм», - дип белдерде Хәбетдинова.

Филология фәннәре кандидаты билгеләп үткәнчә, фильмда Оренбург мөселман дини җыены мөфтие Габдессәлам Габдрахманов (1765-1840), мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов (1837-1915), РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, бүгенге көндә мәрхүм Җәфар Пончаев һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче рәисе Үмәр Идрисов исемнәре телгә алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100