Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чит төбәкләрдән терлек кертүне тыю Корбан гаете алдыннан сарык бәяләре артуга китермәячәк
Татарстанда башка төбәкләрдән терлек кертүгә чикләүләр куелу Корбан гаете алдыннан сарык бәяләренең кискен күтәрелүенә китермәячәк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, республика корбан чалу йоласы өчен кирәкле мал-туар белән үзен тулысынча тәэмин итә. Татарстанда барлыгы 200 меңнән артык сарык исәпләнә, ә бәйрәм көннәрендә, гадәттә, 13 меңгә якын терлек чалына. Мотыйгуллин аерым районнардагы саннарны да китерде: мәсәлән, Актаныш районында – 11 194, Тукай районында – 12,8 меңнән артык, Кукмарада 7 774 сарык бар. Саба районындагы зур хуҗалыкта гына да 9 меңгә якын мал асрала.
«Республикада сарыклар саны 200 меңнән артып китә. Әгәр дә кемдер аерым торак пунктта бәяне арттыра икән, бу - шәхси очрак. Башка төбәкләрдән терлек кертүне тыю бөтен җирдә дә бәяләрнең кискен күтәрелүенә китерә алмый», – дип искәртте Габделхак Мотыйгуллин.
Элегрәк ветеринария идарәсе куркыныч йогышлы авырулар таралу куркынычы булганга күрә, корбанлык малларны чит төбәкләрдән кертмәскә чакырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз