Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ветеринария идарәсе Корбан гаете вакытында читтән сарыклар кертмәскә чакыра
Быел Татарстанда Корбан гаете 27 майда билгеләп үтеләчәк. Малларда аеруча куркыныч һәм йогышлы авыруларны булдырмау чаралары турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхәк Мотыгуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә төп бурыч – Татарстанга малларның аеруча куркыныч йогышлы чирләрен кертмәү. Шул сәбәпле, ветеринария хезмәте республика халкына һәм корбан чалу мәйданчыкларын оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, сарыкларны башка төбәкләрдән кертмәүләрен сорый.
«Республикабызда 200 меңнән артык сарык бар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сарыкчылыкны үстерү буенча зур эш алып бара. Шул ук вакытта кайберәүләр малны очсызгарак сатып алып, монда кыйммәткәрәк сату максатыннан һаман да чит төбәкләргә йөри. Бәйрәм өч көн генә дәвам итә, әгәр без республикага нинди дә булса инфекция кертсәк, аның нәтиҗәләре бик озакка калачак. Без моны эшләмәүләрен сорыйбыз. Безнең өчен беренче бурыч – куркынычсызлык», – дип басым ясады Габделхәк Мотыгуллин.
Ветеринария идарәсе вәкиле билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан халкы бу таләпләргә җаваплырак карый башлаган. Шулай да, малларны чит төбәкләрдән законсыз рәвештә алып кайтырга омтылу очраклары һаман да теркәлеп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз