Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Корбан гаете көннәрендә корбан чалу өчен 60 рәсми мәйданчык эшләячәк
Быел Татарстанда Корбан гаете көннәрендә корбан чалу өчен 60 рәсми мәйданчык эшләячәк, аларның 17се – Казан шәһәрендә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхәк Мотыгуллин хәбәр итте.
Рәсми мәйданчыклар республиканың 23 районында оештырылган. Башка муниципаль берәмлекләрдә дә корбан чалу үткәреләчәк, әмма анда махсус җиһазландырылган мәйданчыклар булмаячак – эшне дәүләт ветеринария хезмәткәрләре контрольдә тотачак.
Ведомство мәгълүматлары буенча республикада ел саен 13 меңгә якын мал чалына. Узган ел бу сан 12 946 баш тәшкил иткән, шуның 6 438е – Казанга туры килә.
Габделхәк Мотыгуллин белдергәнчә, мәйданчыкларны әзерләү эше төгәлләнеп килә. Бәйрәмгә кертеләчәк маллар өчен ветеринария таныклыклары һәм идентификация – «Хорриот» федераль системасына белешмәләре кертелгән номерлы колак биркалар мәҗбүри. Бәйрәм алдыннан белгечләр килгән сарыкларны документлар һәм биркалар буенча тикшерәчәкләр.
Бәйрәмнең барлык өч көнендә дә ветеринария хезмәте мәйданчыкларда дежур торачак. Алар итне ветеринария-санитария экспертизасыннан үткәрәчәк һәм тиешле документларны рәсмиләштерәчәк. «Бу бик мөһим, чөнки итнең зур өлеше социаль учреждениеләргә җибәрелә. Ветеринария таныклыгы һәм клеймосы булмаган продукцияне анда кабул итмиләр», – дип аңлатты спикер.
Аерым игътибар калдыкларны җыюга бирелә. Мәйданчыкларда махсус контейнерлар урнаштырыла, ә калдыклар көн саен «Заря» заводына эшкәртүгә озатылачак. Узган ел Казандагы 18 мәйданчыктан гына да 87 тонна биологик калдык чыгарылган. Габделхәк Мотыгуллин сүзләренчә, 2014 елда махсуслаштырылган завод ачылганнан бирле, калдыкларны ташлап калдыру буенча шикаятьләр теркәлми.
Корбан гаете тәмамлангач, ветеринарлар барлык мәйданчыкларда юу һәм дезинфекцияләү эшләре башкарачак. Узган ел Казанның үзендә генә дә 28 мең квадрат метр мәйдан эшкәртелгән.
«Бу безнең өчен бәйрәм генә түгел, ә зур эш. Барлык хезмәтләр дә киңәшмәләр уздырды, һәркем үз бурычын белә. Быел да Корбан гаете проблемаларсыз үтәр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады сүзен Габделхәк Мотыгуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз