news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Урмай авылында җирләнгән ике татар кешесендә коронавирус булмавы ачыкланды

Табутта җирләнгән ике татар кешесе үпкә ялкынсынуыннан вафат булган.

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Чувашия Республикасының Урмай авылында ике татар кешесен табутта җирләгәннәр. Мәетләрне Мәскәүдән кайтарганнар. Аларда коронавирус булмавы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе  Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

Шулай итеп кичә чыккан «Мәскәүдә коронавирустан үлгән татар кешеләрен Урмай авылына алып кайтып җирләгәннәр» дигән хәбәр кире кагылды. Табутта җирләнгән бу татар кешеләре коронавирус белән авырмаган.

«Туганнары шалтыратты. Аларның үпкәләре ике яктан ялкынсынган булган икән. Коронавирус булмавы ачыкланган. Мин үзем табиб түгел бит инде, кичә кеше сүзенә ышанып әйттем», — дип сөйләде Фәрит Гыйбатдинов. Бү сүзләре белән ул кичәге хәбәрнең дөреслеген кире какты.

Статистика мәгълүматларына караганда, бүген Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 9623 кешегә җитте. Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясенең 66 яңа очрагы расланды

news_right_1
news_right_2
news_bot