news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә коронавирустан үлгән татар кешеләрен Урмай авылына алып кайтып җирләгәннәр

Мәетләрне табутта килеш күмгәннәр.

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Чувашия Республикасының Урмай авылында короновирустан вафат булган ике татар кешесе җирләнгән. Аларның мәетләре Мәскәүдән кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

«Икесен дә бүген иртән Мәскәүдән кайткан табутларында Урмай зиратында күмделәр. Халык белән бергә җеназа намазы укылды. Берсе — 42 яшьлек хатын-кыз, шәфкать туташы булып эшләгән, икенчесе — илле яшьтән өлкән ир-ат. Икесе дә гаиләләрен тәэмин итү өчен, яхшы тормыш эзләп чыгып киткән кешеләр», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100