news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 66 яңа очрагы теркәлгән

Инфекция йоктырган 15 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 66 яңа очрагы теркәлгән
Владимир Васильев

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясенең 66 яңа очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы), 9 очрак читтән кертелгән, 57 очракның авырулар белән аралашудан булганлыгы ачыкланды», — дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Шулардан 27 кеше Казанда, 6 кеше Чаллыда. Шулай ук Түбән Кама районында — 6; Лаеш районында — 5, Азнакай районында 4 очрак. Саба районында — 3, Балтачта — 3, Чүпрәле районында — 3, Әтнә районында — 2, Әлмәт районында — 2, Сарман, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән, Ютазы районыннарында берәр очрак теркәлгән.

Авырулар арасында: 18 яшькә кадәрге 8 кеше; 18дән 30га кадәр яшьтәге 6 кеше; 30дан 50гә кадәр яшьтәге — 25; 50дән 60ка кадәр яшьтәге — 12 кеше бар. Шулай ук 7 кеше 60тан 70кә кадәрге яшьтәгеләр, бишесе 70тән 80гә кадәрге яшьтә, 2 кеше 80нән 90га кадәрге яшь аралыгында, 1 кеше 90 яшьтән өлкәнрәк булуы ачыкланган.

Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясенең расланган 960 очрагы бар. 115 кеше савыккан, шуларның унбише соңгы тәүлек эчендә. Үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган 3 кеше бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100