news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаян» журналының рәссамы карикатуралар ясау тыелган темаларны атады

«Нинди темалар ярамаганын үзебез сизәбез», — ди карикатурачы Александр Алешин.

«Чаян» журналының рәссамы карикатуралар ясау тыелган темаларны атады
"Татар-информ" архивы

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» юмор һәм сатира журналының баш рәссамы Александр Алешин карикатура ясарга рөхсәт ителмәгән темаларны атады.

«Дөрес, хәзер цензура булмаса да, тоемлау хисе бар. Нәрсә ярамаганын үзебез сизәбез. Мәсәлән, инвалидлардан, диннән көләргә ярамый. Бу темаларга кагылмаска тырышабыз. Сәясәт турында язабыз. Америка президентын да тәнкыйтьләгәнебез булды. Коррупция, эчкечелек темаларын да яктыртабыз. Ләкин шаяртулар конкрет кешегә карамый», — диде карикатурачы «Интертат»ка интервьюда.

Аның сүзләренчә, алтмышынчы елларда карикатураны журналда бастырыр өчен рөхсәт алып мөһерләр куйдырырга кирәк булган.

«Ә инде сиксәненче-туксанынчы елларда яраган-ярамаган әйберләрне аңлап, мөхәррирләр үзләре хәл итә иде», — диде Александр Алешин.

Элегрәк рәссам «Чаян» журналына яшь карикатурачылар җитмәвен әйткән иде. Юмор остасы Алмаз Хәмзин да татарлар арасында сатира язучылар җитмәвен сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100