news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаян» журналы рәссамы Александр Алешин яшь карикатурачылар җитмәвен әйтте

«Бүгенге яшьләр беренче урынга керем ягын куя», — ди карикатурачы.

«Чаян» журналы рәссамы Александр Алешин яшь карикатурачылар җитмәвен әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» юмор һәм сатира журналының баш рәссамы Александр Алешин басмага яшь карикатурачылар җитмәвен әйтте.

«Бездә электән карикатурачылар мәктәбе шәп иде. Редакция коллегиясендә утырырга урын юк иде. Хәзер генә яшьләр юк. Ни өчен дигәндә, хәзер бөтен нәрсә башка. Бөтенләй икенче ил, икътисад, кешеләр, яшь буын. Карикатурачылар бардыр ул. Ләкин алар башка өлкәләрдә эшли», — диде ул «Интертат»ка интервьюда.

Александр Алешин сүзләренчә, бүгенге рәссамнар беренче урынга иҗатны түгел, керем алуны куя.

«Эшли башлаганда без акча өчен түгел, ә иҗади идеяләрне тормышка ашырыр өчен ясадык. Бүгенге яшьләр беренче урынга керем ягын куя. Кайчакта шалтыраталар да: „Мин карикатуралар ясыйм. Сездә басылсам, күпме түләячәкләр?“ — дип сорыйлар. Әле без нәтиҗәне күрмәгән. Инде акча турында сорыйлар. Халыкның тиз һәм җиңел генә акча эшлисе килә», — диде карикатурачы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100