news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хәмзин: Татарлар арасында сатира язучылар җитми

«Чаян» журналы мөхәррире фикеренчә, язучылар «Чаян» журналында үз фикерләре белән уртаклашырга, башкаларны тәнкыйтьләргә курка.

Алмаз Хәмзин: Татарлар арасында сатира язучылар җитми
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Юмор остасы, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин бүгенге көндә татарлар арасында сатира язучылар җитмәвен әйтте.

«Элек бездә бөек сатириклар эшләде. Ә хәзер сатира язучылар юк. Ачынып әйтәм. Хәзер халык шагыйрьләре бар. Ә алар беркайчан да шушы „Чаян“да җәмгыятькә карата үз карашларын язмый. Куркалар. Аларны да аңлыйм. Әйтик фельетон язсаң, судка бирергә мөмкиннәр. Ә бу судны син дөрес булсаң да ота алмыйсың. Җәмгыятьнең күзенә карап әйтәм мин моны», — диде ул.

Алмаз Хәмзин сүзләренчә, татар юморында эшләве кыен.

«Юморда шуның хәтле эшлисе килә. Әмма бу өлкәдә дәүләт идеологиясе юк. Шунлыктан ниятләрне тормышка ашыруы бик авыр. Татар юморында аеруча авыр инде ул. Ләкин минем бит сатирик булып гомерем үтә. Шәп иттереп эшлисе килә. Безнең бурыч — җәмгыятебезнең җитешмәгән якларын шушы юмор, сатира аркылы матурайту», — диде сатирик «Интертат»ка интервьюда.

Википедия сайтындагы белешмә буенча, юмор — уңай, эчкерсез шаяру. Сатира — начар гамәлләр, социаль конфликтларны мыскыллап көлү. Юмордан аермалы буларак, сатирада тасвирлаган күренешне тәнкыйтьләү алымнары кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100