news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры директоры Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала дип саный

Рашат Фәйзрахманов әйтүенчә, театр, язучының “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштереп, аны күрсәтүдән кергән акчага өч-дүрт спектакль чыгара алган.

Чаллы театры директоры Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала дип саный
Михаил Захаров

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра торган әсәрләр дип саный. Ул бу хакта Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Мин курыкмыйча әйтәм: Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала. Башка театрларның да аның әсәрләрен куярга ниятләре юк түгел”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Рашат Фәйзрахманов әйтүенчә, театр, популяр язучының “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштереп, аны күрсәтүдән кергән акчага өч-дүрт спектакль чыгара алган.

Чаллы татар дәүләт театры бүген Казанда – Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестивалендә “Яратылмый калган ярлар” спектаклен күрсәтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100