news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы дәүләт татар драма театрына башкарма директор билгеләнде

Руслан Исмәгыйлев чаллы театрында 2007 елдан бирле эшли.

Чаллы дәүләт татар драма театрына башкарма директор билгеләнде
Набережночелнинский татарский драматический театр

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы дәүләт татар драма театрының башкарма директоры итеп Руслан Исмәгыйлев билгеләнде. Бу хактагы мәгълүмат театрның рәсми сайтында чыкты.

Руслан Исмәгыйлев 2007 елдан бирле директор урынбасары, 2019 елның октябреннән театр директоры вазифаларын башкаручы иде.

Шушы көннәрдә Татарстан Мәдәният министрлыгы ике дәүләт театрының идарә концепциясенә үзгәреш кертте. Боларның берсе — «Әкият» татар дәүләт курчак театры, икенче — Чаллы татар дәүләт драма театры. Татарстан мәдәният министры бу ике театрга сәнгеть җитәкчесе билгеләде. Театр уставы буенча театрның башкарма директорын сәнгать җитәкчесе билгели.

Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе итеп яшь режиссер Олег Кинҗәгулов куелды. Театрның башкарма директорын ул билгеләде.

ТР Мәдәният министрлыгы билгеләп үткәнчә, башкарма директор театрның административ-хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, аның эшчәнлеге сәнгать җитәкчесе карамагында башкарыла.

«Театрның яңа җитәкчелеге коллектив белән җыелышта якын киләчәккә планнар белән бүлеште һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты», — дип хәбәр итә театр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100