news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Кинҗәгулов Чаллы татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде

Театрның уставы буенча, башкарма директорны сәнгать җитәкчесе билгеләячәк.

Олег Кинҗәгулов Чаллы татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театрына структур үзгәрешләр кертелеп, театрга сәнгать җитәкчесе билгеләнде. Театрның яңа сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловны коллективка Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

Олег Кинҗәгулов «Татар-информ» хәбәрчесенә театрда эшен коллектив белән эшләүдән башлаячагын, яңа бина ачылышына спектакль куячагын әйтте. «Бинаның һәм яңа сезонның нинди спектакль белән ачылачагы билгеле, әлегә әйтә алмыйм. Яңа сезонга яңа бина белән керергә ниятлибез», — диде Олег Кинҗәгулов.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова ачыклык керткәнчә, Чаллы татар дәүләт драма театрының уставы нигезендә, сәнгать җитәкчесен театрны гамәлгә куючы, ягъни, Мәдәният министрлыгы билгели. Ә театрның башкарма директорын сәнгать җитәкчесе билгеләячәк.

Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, әлегә башкарма директор билгеләнмәгән, аңарчы ул район башлыгы белән күрешергә ниятли.

  • Олег Кинҗәгулов театр һәм кино актеры белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать академиясен һәм драма режиссеры белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. Олег Кинҗәгулов Чаллы театрында Әнгизә Ишбулдина пьесасы буенча «Зәңгәр томан артында», Камал театрында Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча «Парковка» һәм Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча «Таңбатыр» әкият-спектаклен чыгарды.
  • Хәзерге вакытта Чаллы театры өчен бина әзерләнә — Колизей бинасына реконструкция ясала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100