news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел узачак Fashion Iftar мәйданында чакырылган кунаклар да башкалар белән бергә утырачак

Быел узачак Fashion Iftar мәйданында чакырылган кунаклар да башкалар белән бергә утырачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Fashion Iftar проекты авторы, Modest Covered оештыручысы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева быелгы ифтарда чакырылган кунакларның да башка кунаклар белән бергә утырачагын әйтте.

Былтыргы ифтардан соң кешеләрне вип һәм вип булмаганга бүлүгә бәйле рәвештә ризасызлык белдерелгән иде. Вип кунакларны Ak Bars Retro Cars күргәзмә комплексының икенче катында урнаштырганнар иде. Оештыручылар быел алай булмаячагын әйтте.

«Быел икенче катта техник зона булачак. Безнең төркем зур, ә күргәзмә комплексында ул кадәр техник зоналар каралмаган. Модельләр икенче катта була. Дизайнерлар үз брендлары янында, шулай ук модельләр янында торачак. Алар өчен өстәлләр куела. Бу аларга җайлы булсын өчен эшләнелә. Барлык чакырылган кунакларны да 1нче катта урнаштырачакбыз», – диде ул.

Ул икенче катта утырган кешеләрне бер вакытта да «вип кунаклар» буларак билгеләмәүләрен әйтте. «Алар чарага ярдәм иткән кешеләр иде. Шулай ук, анда партнерларның кунаклары утыра иде», – диде ул.

«Быел Fashion Iftar меценаты булу мөмкинлеге бар, ягъни финанс яктан ярдәм күрсәтү. Бу кешеләр чарага чиратсыз керәчәк», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot