news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы Fashion Iftar төсләре һәм темасы билгеле

Быелгы Fashion Iftar төсләре һәм темасы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

31 март көнне Казанда Ak Bars Retro Cars күргәзмә комплексында сигезенче тапкыр Fashion Iftar узачак. Оештыручылар ифтарда булачак төп төс һәм темалар турында сөйләде.

Fashion Iftar проекты авторы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә быелгы ифтарның төп төсе итеп караңгы яшел төс билгеләнгән. «Безнең заман геройлары» дигән тема сайланган. «Теманың нигезендә – үз илеңә мәхәббәт. Бу – Радик Абдрахмановның «Туган батыр» проекты һәм Палестина. Милли герой Туган батыр ничек үз җире өчен көрәшсә, Палестина халкы да үз ватаны өчен тора. Монда патриотлык бар, аны үстерергә кирәк», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Фото: © Рамил Гали

Ифтарга 1 мең кунак көтелә. «Туган авылым» милли-туристик комплексын оештыручы, «Туган батыр» проектына нигез салучы Радик Абдрахманов чит ил кунаклары булачагын да әйтте. «Fashion Iftar безнең өчен мөһим һәм матур чара. Ифтарга без аеруча әзерләнәбез. Ресторан сыйфатындагы хезмәт һәм ризыклар булачак. Бөтен кешегә охшар дип өметләнәм. Чит ил кунаклары да булачак. Бу чарага гарәп илләре тарафыннан зур игътибар бирелә», – диде ул.

Фото: © Рамил Гали

Оештыручылар быел эстрада артистларыннан кемнәр булачагын сер итеп калдырды. Узган елларда чыгыш ясаучылар да, яңа кешеләр дә булачагын гына әйттеләр.

Быел да кунаклар арасында кече хаҗ – Гомрәгә юллама уйнатылачак. Шулай ук бер волонтерга юллама тапшырылачак.

Чарада катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Оештыручылар теркәлү ачылу вакытын төгәл әйтми. Якынча бер атнадан, диделәр. Теркәлү «Modest Covered» телеграм каналында булачак. Теркәлгән кешегә шунда ук QR-кодлы билетлар киләчәк.

Быел 300 кешелек Fashion Iftar Дубайда да узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100