news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәннәт Минһаҗева Fashion Iftar турында: Дресс-код сакланмаса, кертмәскә мөмкинбез

Җәннәт Минһаҗева Fashion Iftar турында: Дресс-код сакланмаса, кертмәскә мөмкинбез
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Fashion Iftar проекты авторы Җәннәт Минһаҗева быелгы чарада дресс-кодка җитди караш булачагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

Быелгы ифтарның төп төсе итеп караңгы яшел төс билгеләнүен хәбәр иткән идек.

«Дресс-кодны саклау бик мөһим. 80 процентка караңгы яшел төс булачак. Быел дресс-кодка җитди карыйбыз. Ул сакланмаса, кертми дә алабыз. Дресс-кодны саклау оештыручыларга хөрмәтне күрсәтә. Татар элементларын куллануга бик уңай карыйбыз. Чара бөтен кеше өчен уңайлы һәм матур булуын телибез», – диде ул.

Ул «Modest Covered» телеграм каналында һәм башка социаль челтәрләрдә дресс-кодка бәйле гайд урнаштырылачагын әйтте. «Без махсус төсмерләр сайладык, алар язылган, күрсәтелгән булачак. Образлар сайлау җиңелрәк булсын өчен, мөрәҗәгать итеп була торган брендлар да күрсәтеләчәк. Дресс-код караңгы яшел төс була торып, кеше үлән төсендәге яки ачык яшелдән килә икән, аны кертмәскә мөмкиннәр», - диде ул.

«Без гаурәт ябык булу яклы. Әгәр дә хатын-кыз исламга әле килә генә икән, башка яулыкны тюрбан итеп бәйләргә яки башка баш киеме кулланырга мөмкин. Кунаклар арасында ислам дине белән танышырга теләгән христиан дине вәкилләре дә була. Алар да төрле баш киеме киеп килә», – диде ул.

Җәннәт Минһаҗева ифтарның төп максатын да искәртте. «Төп максат - хатын-кызларны берләштерү. Яулык япкан кызларга үз стильләрен табарга ярдәм итү. Мин үземнән чыгып эш итәм, чөнки мин 15 яшьтә ислам кануннары буенча киенә башладым, миңа бик уңайлы түгел иде, шуңа башкаларга ярдәм итәсе килә. Кием дә үзеңне тәкъдим итү теле. Минемчә, кием хатын-кыз карарына тәэсир итәргә мөмкин», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100