news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел «Питрау»да баш батырга машина урынына ярты миллион сум акча биреләчәк

Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылында узачак.

Быел «Питрау»да баш батырга машина урынына ярты миллион сум акча биреләчәк
Архив: Владимир Васильев

Быел «Питрау»да көрәш ярышының абсолют батырына акчалата 500 мең сум биреләчәк. Алдагы елларда, гадәттә, җиңел машина бирелә иде.

«Без башка елларда баш батырга машина бирә идек. Быел акчалата саллы сумма каралган - 500 мең сум», - диде Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Фото: © Рамил Гали

Батырны бүләкләү тантанасында, традиция буенча, «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчесе дә катнашачак. 18 яшьтән 28 яшькә кадәрле, шул исәптән кияүгә чыкмаган, 2023 елның иң чибәр һәм иң уңган керәшен кызы да «Питрау» бәйрәмендә билгеле булачак.

Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Оештыручылар 50 меңнән артык кунак килүен көтә.

Бәйрәмдә танылган эстрада артистлары, фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot