news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Питрау»да чыгыш ясаячак эстрада артистлары билгеле

Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак.

«Питрау»да чыгыш ясаячак эстрада артистлары билгеле
Владимир Васильев

2023 елның 15 июлендә керәшен мәдәниятының «Питрау» XXV республика бәйрәмендә чыгыш ясаячак эстрада артистлары билгеле булды.

«Эстрада артистларыннан Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Резедә Шәрәфиева, Миңгол Галиев, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгышлары көтелә. Керәшен артистларының бөтенесе чакырылган. Аларның исемнәрен санап тормыйм. Исемлектә барлыгы 52 җырчы. Барысы да килер, дип өметләнәбез», - диде Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Степан Спиридонов

Фото: © Рамил Гали

Матбугат очрашуында билгеле булганча, танылган керәшен артистларыннан Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лена Бичарина, Вадим Захаров, Марина Карпова, Римма Никитина һәм башкалар катнашуы көтелә. Степан Спиридонов бәйрәм мәйданында 5 сәхнә корылганын әйтте. Эстрада артистлары шуларның дүртесендә җырлаячак. Алар бер сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, чираттагысына күчәчәк.

Бәйрәмдә эстрада артистларыннан тыш, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның 20 районыннан һәм шәһәреннән, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән һәм Красноярск краеннан 50дән артык фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

«Бәйрәмгә әзерлек кыштан ук башланды. Фольклор ансамбльләре белән элемтә корып, аларның репертуарын, катнашучыларын барлап чыктык. Бер айдан артык мәйданда төзекләндерү, бизәү эшләре бара. Яңа корылмалар, күперләр эшләнде. Бәйрәм, эчтәлеген югалтмыйча, яңа төсләр белән балкысын, дип тырыштык», - диде Степан Спиридонов.

Республикакүләм «Питрау» бәйрәме елдагыча Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Оештыручылар 50 меңнән артык кунак килүен көтә.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100