news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел КФУда күп телле яшь белгечләрне әзерләү өчен 125 бюджет урыны бирелгән

Быел КФУда күп телле яшь белгечләрне әзерләү өчен 125 бюджет урыны бирелгән
Рамил Гали

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов күп телле яшь белгечләрне әзерләү программасы белән таныштырды.

«Быел 125 урынга заказ булды. Биш төркем ачабыз. Математика һәм физика, музыка һәм өстәмә белем бирү юнәлешләре рус һәм татар телләрендә укытыла. Бу белгечләр әлеге фәннәрне рус һәм татар телләрендә укыта алачак. Тарих һәм инглиз теле, башлангыч мәктәп укытучысы һәм инглиз теле кебек юнәлешләр рус, татар һәм инглиз телләрендә укытыла. Әлеге белгечләр бу фәннәрне өч телдә укыта алачак», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе милли кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә.

«Ике юнәлештә әзерлибез: «Филология (татар теле, әдәбияты һәм журналистика) - монда 20 бюджет урыны бар. «Педагогик белем бирү: татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле». 25 бюджет урыны каралган. Дөрес, без әле контрактка да, түләүле урыннарга да кабул итәчәкбез. Әйтик, өстә телгә алган филология юнәлешендә бер уку елына түләп уку – 149 мең», - дип аңлатты.

Рамил Мирзаһитов 2018 елда Татарстан Республикасы хөкүмәте заказы нигезендә мәктәпләрдә фәннәрне ике һәм күп телдә укыта торган укытучылар әзерләү проекты башланганын искәртте. «Быел беренче чыгарылыш булды. 65 бакалаврга диплом тапшырдык. Алар татар һәм рус телләрендә математика, физика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, музыка укытучылары булып чыкты», - диде декан.

«Яшь белгечләргә республика ай саен 15 мең түләп бара. Алар укырга килгәнче теге яки бу мәктәп белән килешү төзи, уку дәверендә шунда практика уза һәм укып бетергәч шунда эшкә урнаша. Кимендә биш ел шунда эшләргә тиеш була. Бу стипендияне беренче курста укучыларның барысы да ала. Аннан соң, имтиханнар тапшырганда «3»ле билгесен алмау шарт», - диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы институтта эчке имтиханнарның 17 июльдә булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100