news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Закиров: КФУга абитуриентлар гаризаларны күбрәк «Дәүләт хезмәте» аша тапшыра

Алмаз Закиров: КФУга абитуриентлар гаризаларны күбрәк «Дәүләт хезмәте» аша тапшыра
Рамил Гали

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Логос» белем бирү үзәге мөдире урынбасары Алмаз Закиров Казан федераль университетына абитуриентларның «Дәүләт хезмәте» порталы аша документлар тапшыруны өстен күрүен әйтте.

«КФУга гаризаны дүрт ысул белән бирергә мөмкин. Документларны кабул итү комиссиясенә тапшырырга, почта аша җибәрергә, «Госуслуги» дәүләт хезмәте порталындагы суперсервис ярдәмендә һәм университетның «Студент булачакмын» (»Буду студентом») порталы аша биреп була. Статистика күрсәткәнчә, институтка һәм гомумән КФУга күбрәк гаризалар суперсервис аша бирелә. Бу хезмәт елдан-ел популярлаша бара», - диде ул матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, кабул итү кампаниясе 20 июньнән башланып, 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. «Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча керүчеләр 25 июльдән дә соңламаска тиеш. Ә менә институтта эчке имтиханнар тапшыручылар документларын 15 июльгә кадәр тапшырырга өлгерсен иде. 15-20 июльдә эчке имтиханнар булачак. Бюджетка укырга керүчеләрнең исемлеге 4 августта чыгачак», - дип аңлатты ул.

Абитуриентлар Россиянең биш югары уку йортын сайлап алу һәм аларның һәрберсендә биш юнәлешкә документлар тапшыру мөмкинлеге бар. «КФУда дүрт юнәлешне сайларга мөмкин. Абитуриент үзе өчен өстен булган юнәлешне беренче урынга куя ала», — дип билгеләп үтте Закиров.

Ул абитуриентларга гаризаларны кабул итү комиссиясенә алып килеп тапшырырга киңәш итте. «Бу очракта аларның институт вәкилләре белән аралашу, кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге бар. Шулай ук, без абитуриентлар өчен институт буенча экскурсияләр үткәрәбез. Яхшы традиция бар — институт директоры ел саен уку йортына керергә теләгән БДИда йөз балл җыйган балалар белән очраша», - диде Алмаз Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100