news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Филология институтында абитуриентлар сайлаган иң популяр юнәлешләр билгеле

КФУның Филология институтында абитуриентлар сайлаган иң популяр юнәлешләр билгеле
Рамил Гали

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов абитуриентлар сайлаган иң популяр юнәлешләрне атады.

«Иң популяр юнәлеш – «Педагогик белем бирү: чит тел һәм икенче чит тел». Бу юнәлештә 20 бюджет урыны бар. Әлегә 1336 гариза килде. Аннан кала, икенче урында – «Филология: рус теле һәм рус әдәбияты». 10 бюджет урыны бар, 1208 абитуриенттан гариза килде. «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр» юнәлешенә 561 гариза килде. Бюджет урыннары бүлеп бирелмәде. Татарстан Республикасының карарын көтәбез», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта институтта биш меңләп студент укый, быел 900дән артык яшь белгеч уку йортын тәмамлаган. «Быел безнең институтка 1467 бюджет урыны бүлеп бирелде, бюджеттан тыш 550ләп абитуриентны кабул итәргә ниятлибез. Кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм ул әле дә дәвам итә. Бүгенге көндә 12 мең гариза килеп иреште. Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар белән актив элемтәдә торабыз, ел саен алар безгә килә. Узган ел 51 укучы килгән булса, быел 100 балл җыйган 69 укучы гаризасын тапшырган», - диде институт директоры.

Быел без «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» дигән яңа юнәлеш ачабыз. Шулай ук «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр», «Рус ишарә теле. Тәрҗемә һәм теориясе һәм практика» да яңа юнәлеш булып тора», - диде ул.

«Соңгы елларда без «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешенә балаларны кабул итәбез. Әлеге программа бик уңышлы бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич та бу программага югары бәя бирде. Киләчәктә дә эшчәнлекне бергә дәвам итәргә ниятлибез. «Татмедиа» агентлыгы, аның җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге юнәлешкә 20 бюджет урыны бар. Бюджеттан тыш та түләүле урыннарга кабул итәргә әзербез. Килсеннәр генә. Бу программага Татарстаннан тыш, Россиянең төрле төбәкләреннән укырга килә», - диде директор.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Логос» белем бирү үзәге мөдире урынбасары Алмаз Закиров әйтүенчә, без «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешенә бер уку елына түләп укуның бәясе - 149 мең.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100