news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Груничев: Коронавирус вакытында коммуналь тарифлар үсешен туктатып тору мөмкин түгел

Гамәлдә булган кануннар тарифлар үсешен туктата алмый.

Груничев: Коронавирус вакытында коммуналь тарифлар үсешен туктатып тору мөмкин түгел
tatarstan.ru

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешен коронавирус вакытында канун нигезендә туктатып торып булмый. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта белдерде.

«Барлык тарифлар да икътисади яктан нигезләнгән. Тарифларның туктатылып торуы керемнәре кимегән оешмаларга компенсацияләр ясауга китерәчәк. Әлеге чаралар тораль-коммуналь өлкәсендәге хезмәткәрләргә дә тискәре йогынты ясаячак. Анда да шундый ук кешеләр, безнең ватандашлар эшли. Без килеп, „сезгә хезмәт хакын кисәчәкбез“, дип әйтергә тиешме?» — диде ул.

Искәртеп үтик, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4 процентка арткан. «Ул — рөхсәт ителгән чик», — дип сөйләгән иде Александр Груничев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100