news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия авыл Сабан туе 2025 елда Киров өлкәсендә булачак

Бөтенроссия авыл Сабан туе 2025 елда Киров өлкәсендә булачак
"Татар-информ" архивы

Милли Шура рәисе, Татарстан Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразыев 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсендә уздырылачагын әйтте.

«Матурлап җыелып үткәрик, Сабан туйларыбыз мөбәрак булсын! Бөтенроссия авыл Сабан туе 2025 елда Киров өлкәсендә узачак», - диде ул Киров өлкәсе Сабан туенда сәхнәдәге чыгышында.

  • 2024 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь өлкәсе Барда районында үтәчәк. Быел Әстерханда узган Сабан туенда Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның күчмә билгесен Пермь өлкәсе губернаторы Дмитрий Махонинга тапшырды, дип язган идек.

Бүген Киров өлкәсе Малмыж шәһәре янында өлкә Сабан туе бара. Сабан туена Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Соколов Киров өлкәсе Сабан туенда килешү имзалады, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100