Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2024 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь өлкәсе Барда районында үтәчәк
Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның күчмә билгесен Пермь өлкәсе губернаторы Дмитрий Махонинга тапшырды.
«Мине чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бәйрәм иң югары дәрәҗәдә үтте. Әлеге бәйрәмне оештыру өчен Игорь Юрьевичка, ел саен Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү традициясен саклаган өчен Рөстәм Нургалиевичка олы рәхмәтемне белдерәм. Бөтенроссия авыл Сабан туен бөтен илдә, шулай ук Пермь өлкәсендә дә бик яраталар. Без 2024 елда Сабан туен иң югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышычакбыз. Киләсе елга сезне Пермь өлкәсендә көтеп калабыз», – диде Дмитрий Махонин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз