news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Соколов Киров өлкәсе Сабан туенда килешү имзалады

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Соколов Киров өлкәсе Сабан туенда килешү имзалады
Зилә Мөбәрәкшина

Киров өлкәсе Сабан туенда Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән Киров өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы чикне билгеләү турындагы Килешүне имзалады. 2023-2027 елларга Киров өлкәсе һәм Татарстан Республикасы белән берлектә уздырылган чаралар планы расланды.

«Исәнлек-саулык телим. Дөньялар тыныч, матур булсын, өлкәләр, республикабыз гөрләп торсын! Бергә җыелып, шатланырга мөмкинлек булсын. Сабан туен оештырган кешеләргә зур рәхмәт! Сабантуй - бөтен милләт өчен бәйрәм ул. Бу бәйрәмгә төрле милләт һәм дин вәкилләре килә. Аллаһы Тәгалә күп кояш, яңгыр бирсен иде. Бергәләп җыелып килгәнегез өчен рәхмәт», - диде Сабан туена килгән халыкны сәламләп Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов кунакчыл Киров өлкәсендә Сабан туе бәйрәм ителүен билгеләп узды.

«Сабан туе язгы кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм ителә. Рус, татар, мари, удмурт һ.б. милләтләрне берләштерә. Безне бик якын тугандаш җепләр бәйли. Икътисад, мәдәният, транспорт инфраструктура өлкәсендәге уртак эшләр башкарырбыз дип уйлыйм», - диде ул.

Сабан туенда Киров өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Илгиз Борһанов һәм Рәшит Хәлиуллин ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган медаль белән бүләкләнде.

Милли мәдәниятне саклауга зур өлеш керткән өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме белән «Кояш» ансамбле җитәкчесе Рәисә Мөхәммәтшина, татар халкының рухи-әхлакый традицияләрен саклап калган өчен истәлекле медаль белән Киров өлкәсенең «Дуслык» өлкә газетасы баш Гөлнара Габдрахманова, өлкәнең татар конгрессы филиалы әгъзасы Шәмсия Хәлимова, өлкәнең милли-мәдәни автономия әгъзасы Тәнзилә Кәлимуллина, имам-хатыйб Зыятдин Нәҗметдинов бүләкләнде.

Киров өлкәсе Сабан туе аркан тарту, милли көрәш, кул көрәше, кашыкка йомырка кабып йөгерү, капчык киеп сикерү, чиләк белән су ташу, чүлмәк вату кебек уеннар белән дәвам итә.

Сабантуй сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова чыгыш ясады. Концертны Тинчурин театры актерлары Резедә Сәләхова һәм Артём Пискунов алып бара.

  • Киров өлкәсе Сабан туеның абсолют батырына «Лада Гранта» автомобиле тапшырылачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100