news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура әгъзалары: Яңа проектлар кирәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура әгъзалары: Яңа проектлар кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура утырышы узды. Шура вәкилләре яңа проектлар кирәклеген әйтте.

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәргән проектларны «иске» команда уйлап чыгарган. Яңа проектлар юк. Мәсәлән, «Печән базары»на 10 ел, «Татарча диктант» та 2016 елдан уза. Соңгы алты елда бер яңа проект та тумады. Бәлки, шартлар булмагандыр, вазгыять йогынтысы булгандыр. Заманча, яшьләргә кызыклы проектлар булсын иде», – диде Гөлназ Бәдретдин.

Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин дә заманча проектлар кирәклеген ассызыклады. «Соңгы 5-6 елда дөнья үзгәрде. Даими рәвештә буыннар алмашы бара. Яшьләр башка төрле һәм алар белән башкача эшләргә туры киләчәк, элеккеге командалар тарафыннан төзелгән проектларның киләчәге булсын өчен яңа проектлар эшләргә кирәк», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, нигездә булган проектларны, бернинди сәяси вазгыятькә, җилнең кайсы яктан исүенә карамастан дәвам итү дә бик зур эш.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа җитәкчесе Райнур Хәсәнов яңа проектлар булыр, дип ышандырды. «Булган проектларның дәрәҗәсен күтәрү, яңа, сыйфатлы, яшьләргә кызыклы проектлар булдыру бурычы тора», - диде ул.

  • Исегезгә төшерәбез, Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчесе вазифасыннан үз теләге белән китте. Аның урынына Райнур Хәсәнов сайланды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100