news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч ялган акча тапкан очракта гамәлләр тәртибен аңлатты

Ялган акча табылган очракта кичекмәстән полиция бүлегенә яки якындагы банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости яза.

Мәскәү кредит банкының касса операцияләре бүлеге җитәкчесе Наталья Позднышева «Прайм» агентлыгына шул хакта аңлаткан.

Эксперт сүзләренчә, үзегез алган купюраларны башта җентекләп тикшерергә, шикле пунктларда валюта алмаштырмаска кирәк.

Ялган банкнота табылган очракта, кичекмәстән полициягә яки банкка барыгыз. Ялган акчаны алганда хуҗасына компенсация түләнми, дип искәртә Позднышева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100