news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кибеттә ялган акча белән түләгән Казан кешеләрен хөкем итәчәкләр

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы идарәсе хезмәткәрләре Казанның һәм Яшел Үзәннең сәүдә нокталарында ялган акча белән түләгән казанлыларны тоткарлаган. Полицейскийлар барлыгы шундый 16 фактны ачыклаган.

Җинаять төркемен Казанда яшәүче 22 яшьлек егет оештырган. Ул интернет кибетләрнең берсендә ялган купюралар сатып алган, аннары аларны яшереп куйган урыннан алган һәм төркемнең башка әгъзалары белән бергә кибетләрдә түләгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларга карата ялган акча тарату буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Җинаять эше Казанның Киров районы судына җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100