news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурычын ялган акча белән түләгән татарстанлыга шартлы срок бирделәр

Татарстанда Питрәч районында яшәүче 32 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Ул ялган акча бастыруда, саклауда, ташу һәм сатуда гаепле дип табылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта 2020 елның декабрендә ир-атның ике ялган биш меңлек банкнота сатып алуы ачыкланган. Берсе белән кибеттә түләгән, икенчесе белән күршесенә бурычын түләгән.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аны өч ел һәм алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot