Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкорт академия драма театры Фидан Гафаров истәлегенә спектакль куячак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Фидан Гафаров истәлегенә спектакль уйнаячак. 3 майда «Бәхет хаҡы» спектакле актер, Россиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Фидан Сафич Гафаровның якты истәлегенә багышлана, дип хәбәр итә «Башинформ».
«Фидан Гафаров уйнаган төп герой Зариф эпизодлары бу көнне экранда күрсәтеләчәк, — дип аңлаттылар театрның матбугат хезмәтендә. - «Бәхет бәясе» мелодрамасының премьерасы 2012 елның 19 апрелендә булды һәм 3 майда спектакль 199 нчы тапкыр уйналачак».
Исегезгә төшерәбез, музыкаль мелодраманы Айрат Абүшахманов Халисә Мөдәрисова пьесасы буенча куйган. Композитор Зариф роле өлешчә Фидан Гафаровның үз язмышы белән чагыштырыла, диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров 77 яшендә вафат булды. Легендар шәхесне кече ватанында – Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз