news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фидан Гафаровны Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр

Фидан Гафаровны Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу сишәмбе, 29 апрель көнне, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында 10.00 сәгатьтә була.

Матәм митингы 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Башинформ», Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Легендар актерны кече ватанында – Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Фидан Гафаров кичә 77 яшендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot