news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат булган

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат булган
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты — легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Якшәмбе көнне кайгылы хәбәрне республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

«Һәр кешенең иҗатта ниндидер үз, туган һәм якын нәрсәсе бар. Минем өчен бу һәрвакыт Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры булды. Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышын катырак ачуны сорый иде», - дип уртаклашты Башкортстан башлыгы.

«Фидан Сафич безнең тормышта һәрвакыт булды. Бүген шәхсән минем өчен һәм бөтен республика өчен зур югалту. Фидан Сафич мәңгегә китте. Бөек кеше – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Якты истәлекләр хәтердә мәңге сакланыр...», – диде ул.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме сишәмбе, 29 апрельдә, була, дип хәбәр иткән «Башинформ»га мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

news_right_1
news_right_2
news_bot