news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Хафиз туган авылында җирләнәчәк

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз соңгы юлга иртәгә 13.00 сәгатьтә Камал театры алдындагы мәйданнан озатылачак.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Күренекле артист Айдар Хафиз Питрәч районының Күн авылында җирләнәчәк. Бу хакта кызы Айсылу Хафизова хәбәр итә.

Айдар Хафиз йөрәге бүген хастаханәдә тибүдән туктаган. Күренекле актерга 77 яшь иде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз соңгы юлга иртәгә 13.00 сәгатьтә Камал театры алдындагы мәйданнан озатылачак

news_right_1
news_right_2
news_bot