news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Хафиз иртәгә Камал театры алдыннан соңгы юлга озатылачак

Күренекле актер бүген вафат булды.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз соңгы юлга иртәгә Камал театры алдындагы мәйданнан озатылачак. Бу хакта Камал театры хәбәр итә.

Айдар Хафизның йөрәге бүген хастаханәдә тибүдән туктаган. Аңа 77 яшь иде.

Күренекле актерны соңгы юлга озату мәрасиме 13.00 сәгатьтә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot