news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Хафиз вафат

Күренекле актерга 77 яшь иде.

Айдар Хафиз вафат
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз вафат. Мәгълүматны Камал театры раслады.

Айдар Хафиз хастаханәдә реанимациядә ята иде. Бүген йөрәге тибүдән туктаган. Күренекле актерга 77 яшь иде.

Айдар Ха­фи­зов 1943 ел­ның 20 ма­ен­да Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1970 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төр­ле урын­нар­да: 1971-1974 ел­лар­да Ле­нин исе­мен­дә­ге мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да — ре­жис­сер, 1974-1975 ел­лар­да Кур­чак те­ат­рын­да — ад­ми­нист­ра­тор, 1975-1976 ел­лар­да фи­лар­мо­ни­я­дә — нә­фис сүз сөй­ләү­че, 1976-1978 ел­лар­да Рес­пуб­ли­ка күч­мә те­ат­рын­да (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) ар­тист бу­лып эш­ли. 1978 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Төр­ле яшь­тә­ге һәм ха­рак­тер­да­гы об­раз­лар иҗат итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100