news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры урып-җыю техникасы яңартылмауның сәбәпләрен әйтте

Сөткә бәя төшү, узган елгы ашлыкның сатып алу бәясе түбән булу – техника паркын яңартырга комачаулады, диде министр.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Урак-2018 кампаниясендә техника паркын яңарта алмауның сәбәпләрен әйтте.

“Кызганычка, урып-җыю техникасын зур күләмдә яңарта алмадык. Республика зур. Аннан соң алган техника искерә дә тора бит инде ул. Аның яңасын алып өлгермисең, искесен алып китәргә әзер. Шуңа күрә ниндидер зур дәрәҗәдә коралланыш үткәрә алдык дип санамыйм.

Аннан соң техник коралланышка дип планлаштырган акчаның бик күп өлешен сөт чыгымнарына җибәрергә туры килде. Чөнки сөтнең сату бәясе бик нык төште. Әйтергә оят, бүген шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын – 10-11, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 15-16 сумга җыялар. Без яртыеллыкта сөттән генә акча керемен 2 млрд 600 млн сумга югалттык.

Әлбәттә, ул акча да продукция сатканнан кергән булса, аның өстенә 2 млрд шушы коралланышка каралган акча булса, ул безгә, әлбәттә, урып-җыю комбайннарын да, башка агрегатларны да яңарту өчен хайран зур мөмкинлек биргән булыр иде. Әмма бу җәйне тыйнаграк яшәргә туры килде. Аның өстенә әле үткән елгы ашлыкның бәясе дә ташка үлчәрлек кенә булды, үзкыйммәте дәрәҗәсендә сатарга туры килде ашлыкның бик күп өлешен. Әле менә соңгы вакытта гына ашлыкка берникадәр сорау артты, бәя дә үсеп китте. Мин инде быелгы уңышка лаеклырак бәяләр булмас микән дип өметләнәм”, - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100