Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ашлыкка бәя артса, Татарстан социаль икмәкләрне субсидияләүгә кире кайтачак
Бүгенге көндә базарда ашлыкка ахыргы бәяләр әле билгеләнмәгән.
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ашлыкка бәя арткан очракта, Татарстан социаль икмәкләрне субсидияләүгә кире кайта ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Марат Əхмәтов әйтүенчә, баланс табу өчен беренче яртыеллыкка социаль икмәкләргә субсидия кертелгән, икенче яртыеллыкта – юк. “Ноябрьгә кадәр, икмәк бәяләреннән чыгып, азык–төлек базарында бәяләр күтәрелсә, социаль икмәкләрне субсидияләүгә кайтырга туры киләчәк”, – дип сөйләде министр.
Марат Əхмәтов бүген ашлыкка бәя бераз төшүен әйтте. Бөтен кышкы һәм язгы чорда бәяләр, өченче ел белән чагыштырганда, югарырак булган. “Базарда ашлыкка ахыргы бәяләр билгеләнмәгән әле. Урып-җыю чорында алар, кагыйдә буларак, үзгәрә”, – дип йомгаклады министр.
- Бүгенге көндә Татарстан Россия төбәкләре арасында бодай икмәге бәясе буенча тугызынчы–унынчы урында тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз