ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Бөртеклеләр уңышы буенча Татарстанның алдынгы һәм артта калган районнары билгеле

27 август 2019, 18:18 , Фото: Расих Фасхутдинов

Бөртеклеләр уңышы буенча Татарстанның алдынгы һәм артта калган районнары билгеле Бөртеклеләрдән иң күп уңыш Татарстан Республикасының Зәй районында алынган.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов югары һәм түбән уңышлы бөртекле районнарны атады.

Республиканың алты районында – Зәй, Азнакай, Актаныш, Сарман, Мамадыш, Тукай районнарында бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 40 центнердан артык. “Иң күп уңыш Зәй районында – гектардан 43 центнердан артык”, – диде Марат Əхмәтов.

Министр әйтүенчә, берничә районда, мәсәлән, Азнакай, Актаныш, Арча, Буа, Зәй, Сарман, Чистай районнарында 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Марат Əхмәтов әлеге муниципалитетлар урып–җыю процессының югары җитештерүчәнлеген күрсәтә дип саный.

Марат Әхмәтов республикадагы проблемалы районнарны да атады. Аларда уңыш гектарыннан 20 центнердан кимрәк. Алар: Әгерҗе –16 ц/га, Яшел Үзән – 18 ц/га, 23-25 ц/га – Баулы, Кама Тамагы, Югары Ослан, Питрәч, Теләче районнары. “Сәбәпләре төрле”, – дип шәрехләде әлеге ситуацияне министр.

“Әгәр, мәсәлән, уңдырышлылыгы 30 ц/га кимрәк булган ун район бу күрсәткеч буенча бераз алга китсә, республика 5 млн тоннадан да ким булмаган тулай ашлык җыемына ия булыр иде”, – дип йомгаклады министр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10