news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен югары профессиональлек өчен хөрмәт итәбез

«Казан Экспо»да «Бөтенроссия Кыр көне» башланды.

Алексей Песошин: Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен югары профессиональлек өчен хөрмәт итәбез
Владимир Васильев

Татарстанда «Бөтенроссия Кыр көне»не башланды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә территориясендә Россиянең төрле төбәгеннән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелды.

Җир сөрү буенча Бөтенроссия чемпионатының ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Ул кунакларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады. Ул шулай ук Татарстанның агросәнәгать өлкәсе хезмәткәрләрен югары дәрәҗәдәге профессиональлек һәм эшкә җаваплы карашлары өчен хөрмәт итүен әйтте.

«Агросәнәгать тармагын үстерү – Татарстанның социаль икътисади сәясәтенең стратегик өстенлекләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Татарстан Республикасында авыл халкы 900 мең кешене тәшкил итә. Агросәнәгать комплексында ундүрт меңнән артык кеше эшли. Без авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен югары профессиональлек, эшкә җаваплы караган өчен кадерлибез һәм хөрмәт итәбез, аларда камилләшү омтылышы булу белән горурланабыз», – диде Алексей Песошин.

«Кыр көне» кысаларында Лаеш районына караган 40 гектар территориядә 250 оешма өч йөздән артык авыл хуҗалыгы техникасыннан күргәзмә оештырды. Чараның беренче көнендә җир сөрү буенча Бөтенроссия чемпионатының ачылыш тантанасы һәм Россиянең голштин токымлы иң яхшы сыерын ачыклау буенча бәйгенең беренче этаплары үткәрелде.

Чарада Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин да катнашты. Ул катнашучыларны Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко исеменнән сәламләде.

«Соңгы елларда илебезгә моңарчы күрелмәгән тышкы икътисади басым булуга карамастан, Россия агросәнәгать комплексы икътисадның әйдәп баручы тармакларының берсе буларак үз позицияләрен ныгытты. Ашлык, шикәр, үсемлек мае, ит, балык продукциясе җитештерү артты. Мондый нәтиҗәләр авыл халкының фидакяр хезмәте ярдәмендә ирешелде», – дип җиткерде Сергей Митин.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның сәламләвен укыды.

«Агросәнәгать комплексы – икътисадта динамик үсештә булган тармакларның берсе. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре миллионлаган гражданнарыбызны югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә. Алар импорт аналоглары белән көндәшлек итеп кенә калмый, аларны уздыра да», – дип сөйләде ул.

«Бөтенроссия Кыр көне» кысаларында «Казан Экспо» территориясендә шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, тракторлар ярышы, гастрофестиваль, татар утары, Сабантуй уеннары оештырылган. Басуның бер өлешендә, делянкаларга бүленеп, авыл хуҗалыгы культуралары утыртылган. Сынау участогында ике йөз сиксәннән артык бөртекле, азык, техник, майлы культуралар үрнәкләре тәкъдим ителде.

«Казан Экспо»территориясендә 25тән артык эшлекле чара планлаштырылган. Аларда авыл хуҗалыгы һәм үсемлекчелек үсешенең өстенлекләре турында фикер алышачаклар. 7 июль көнне Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев җитәкчелегендә пленар утырыш үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100