news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голштин токымлы иң яхшы сыерны ачыклау бәйгесенең беренче этабы булды

«Кыр көне» кысаларында Россиянең иң яхшы сыерын ачыклыйлар.

Голштин токымлы иң яхшы сыерны ачыклау бәйгесенең беренче этабы булды
Владимир Васильев

Бөтенроссия «Кыр көне»ндә Россиянең голштин токымлы иң яхшы сыерын ачыклаячаклар. Бүген бәйгенең ачылыш тантанасы һәм беренче этабы үтте. Ярыш беренче мәртәбә илкүләм дәрәҗәдә уздырыла. Моңа кадәр ул Татарстан дәрәҗәсендә ике ел үткәрелгән иде.

Бәйгедә Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Ульяновск өлкәсе, Татарстанның 52 хуҗалыгыннан голштин токымлы беренче тапкыр гына бозаулаган 80 сыер катнаша. Беренче этаптан ярымфиналга 23 сыер үтте.

Катнашучыларны һәм кунакларны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сәламләде.

«Бу бик мөһим вакыйга. «Кыр көне» кысаларында терлекчелеккә шундый игътибар бирелүе безнең өчен зур хөрмәт билгесе. Бүген алдынгы хуҗалыклар катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Ярышлар барышында хуҗалыклар үзләренең селекция казанышларын күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша алачак. Мондый күргәзмә чаралары илебезнең нәсел хуҗалыкларында үткәрелә торган зур селекция-нәсел эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. Бу ярыш – күпъеллык хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтү мөмкинлеге», – диде Дмитрий Бутусов.

Ул Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына оештыру эшләрен зур югарылыкта башкарган өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

«Биредә катнашучылар, хайваннар өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Ярыш өчен бик матур павильон төзегәннәр. Кабул итүче якка зур эш башкарганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә», – Дмитрий Бутусов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100