news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов: Аспирантурага милли кадрлар әзерләү кискен проблемага әйләнде

Айнур Тимерханов: Аспирантурага милли кадрлар әзерләү кискен проблемага әйләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов әйтүенчә, бүгенге көндә татар филологиясе һәм тарих юнәлешләрендә белем алган студентларны аспирантурага җәлеп итү эше тукталып бара.

«Безнең уйлавыбызча, филология, тарих юнәлешләре буенча аспирантурага милли кадрларны әзерләү кискен проблемага әйләнде. Сер түгел, соңгы 20 ел дәвамында Россия төбәкләрендә татар филологиясе һәм тарихы юнәлешендә эшләгән бүлекләр хәзер инде ябылган. Татар филологиясе һәм тарих юнәлешләрендә белем алган студентларны аспирантурага җәлеп итү эше дә тукталып бара. Шуңа күрә бүгенге көндә яшьләрне филология һәм тарих юнәлешенә аспирантурага җәлеп итү җитди проблема булып тора», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында.

Аның фикеренчә, моны исәпкә алып, биш-сигез елдан соң урта буын галимнәр калмаячак. «Ә бит алар бүген пенсия яшендәге кешеләрне алыштырырга әзер торырга тиеш. Шуңа күрә бүгенге көндә күрсәтелә торган барлык ярдәм чаралары кысаларында, бөтен ил, республика дәрәҗәсендә без бу юнәлешләргә яшьләрнең күпләп җәлеп ителүен, ниндидер өстәмә чараларны карау мөһим дип саныйбыз», - диде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты.

«Шуны да әйтергә кирәк, технология үсеше фонында, безнең өчен киң контекстта гуманитар фәннәр мәнфәгатьләрен яклау катлаулана бара. Мантыйк шундый: сорау булмый икән, димәк, ул беркемгә дә кирәк түгел. Димәк, моның өчен дәүләт акчасын сарыф итәргә кирәкми. Тарих, тел, мәдәният һәр заманда, барлык илләрдә, бөтен дөньяда дәүләт тарафыннан хупланган, һәм ул шулай кала бирә. Мәдәният һәм тарих мәсьәләләре хәзер аеруча бик актуаль», - дип искәртте Айнур Тимерханов.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов аспирантура юнәлешенә студентларны җәлеп итү юлын һәр югары уку йорты үзе табуын әйтте. «Моның бердәм системасы юк. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясендә 81 аспирант бар. Һәрхәлдә, субъект дәрәҗәсендә ярдәм итәргә кирәк. Шулай да, бүгенге көндә акча ягыннан ярдәм итү юлын табарбыз дип уйлыйм. Бу мәсьәләне хәл итү механизмын тәкъдим итәчәкбез. Чынлыкта да, бу проблема бар», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100