news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда уку йортлары, сәнәгать парклары өчен гомуми бизнес-мәйданчык булдырылачак

Фәнни-технологик үсеш елында Татарстанда университетлар, сәнәгать мәйданчыклары һәм предприятие тикшеренүчеләре өчен уртак бизнес-киңлек булдырылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

«Университетлар, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, цифрлы экосистема предприятиеләре, гомуми бизнес-киңлек белән бердәм мәйданчык булдыру планлаштырыла. Анда фәнни-белем бирүнең көн тәртибе һәм гомуми платформа белән берләштерелгән стандартлар килештереләчәк. Бу система тәҗрибә алмашу, алдынгы карарлар белән уртаклашу өчен, идеяләр, проектлар, инициативалар, фәнни-тикшеренү продукциясен башкаручыларны һәм кулланучыларны берләштерер иде. Анда үсеш институтлары, академик структуралар һәм югары уку йортлары керә алыр иде», - дип белдерде ул.

Мондый мәйданчыкның барлыкка килүе Татарстанда расланган фәнни-технологик үсеш программасы кысаларында планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot