news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин: Шәриф Камал – даһи язучы, аның әсәрләре актуальлеген югалтмый

Айдар Шәйхин: Шәриф Камал – даһи язучы, аның әсәрләре актуальлеген югалтмый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Шәриф Камалның туган көнендә «140 мизгел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Шәриф Камалның тууына 140 ел, әлеге музейның барлыкка килүенә 74 ел булганын искәртте.

Аның әйтүенчә, узган атнада Шәриф Камалның шахтёрлар турындагы «Козгыннар оясында» пьесасын укыганнар. «Бүген укыганда аны бөтенләй башкача кабул итәргә була. Нәрсә генә әйтсәләр дә, Шәриф Камал – даһи язучыларның берсе, чөнки аның әсәрләре актуальлеген югалтмый. Ул башка мәгънәләргә юл ала, без, шаккатып, аны яңадан үзебез өчен ача алабыз. 140 еллыгы уңаеннан без бу теманы төрле яктан ачуны дәвам итәчәкбез», - диде Айдар Шәйхин.

«Уйлап карасаң, Шәриф Камал турында барысын да әйтеп, өйрәнеп бетергәнбез кебек. Ләкин бу алай түгел, без даими рәвештә әлеге шәхесне үзебез һәм җәмәгатьчелек өчен яңадан ачабыз. Миңа калса, бу ачышлар аның исемен һәрвакыт кызыклы итәдер. Ул китапка, энциклопедиягә генә язылган шәхес түгел. Тагын да кызыклырак, киңкырлы шәхес. Кайсы гына әсәрен алма, аны яңа күзлектән укырга була. Шәриф Камал – «тузан җыйган» классик түгел, чөнки ул яңалыклар белән бәйле, яңалыклары булган язучы», - диде ул .

Апрельдә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт Яшь тамашачылар театрында Шәриф Камалга багышланган театраль кичә эшләячәкләрен, аның хатлары, истәлекләре, әсәрләре, документлары нигезендә булачагын әйтте. «Узган елны «Җыен» фонды Шәриф Камал турында фәнни-популяр җыентыкны бастырып чыгарды. Анда, шулай ук, беренче тапкыр күп кенә документлары, истәлекләре, фотолары басылып чыкты», - диде Татар китабы йорты директоры.

«Шәриф абыйның XXI гасырда иҗатчы яшьләр белән берлектә тормышы дәвам итә. Музейны яңартуга күп көч куйган хөкүмәтебез җитәкчелеге, Татарстан Рәисе, Мәдәният министрлыгы, Милли музей җитәкчелегенә, Шәриф Камалның мирасын озак еллар дәвамында саклап килгән, безгә җиткергән нәсел дәвамчылары, туганнарына рәхмәтлебез. Безнең элемтәләр һәрвакыт булып торсын иде, безнең миссия – әдәбият тарихын, Шәриф Камал тарихын сөйләү. Әйдәгез бергәләп бу тарихны өйрәнүне, сөйләүне дәвам итик», - диде ул.

Язучының туганы, абыйсы Гыймадиның оныгы Эльза Мостафа кызы Шакирова-Байгилдиева Татар китабы йортында бер яшь булганда беренче тапкыр булганын әйтте.

«Ул вакытта Шәриф Камалның беренче оныгы – Эльвира туган хөрмәткә гаилә бәйрәме оештырылган иде. Шәриф абый безгә һәрчак «Сез» дип дәшә иде. Аның ышаныч-өметләре бар иде, чөнки без дуслык, татулык булган дөньяда яшәдек – шуннан да кадерлерәк нәрсә була алсын икән? Шәриф абыйның якты истәлеген, хәтерен саклаган музей хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Чөнки хәтер мәңгегә йөрәктә кала», - диде ул.

«17 яшеннән алып Шәриф Камал яхшы тормыш эзләп юллар урый. Казан – Мәскәү тимер юлында эшче булып эшли. Ригага китә, Кырымда, Одесса һәм Батумида яшәп ала. Бераз акча җыйгач Төркиягә бара. Анда ирекле тыңлаучы буларак укытучылар институтында лекцияләргә йөри. Акча җитмәү сәбәпле ул моннан да китеп бара. Каһирәгә китә. Ярлы шәкертләр пансионына урнаша, Каһирә университетында лекцияләр тыңлый. 1903 елда ул Россиягә әйләнеп кайта. Абыйсы Гыймади Байгилдиевнең ярдәме белән ул әкренләп иҗат юлына кереп китә», - диде кичәнең алып баручысы Данис Хисмәтуллин.

  • Кичәдә Рөстәм Егоров, Айдар Ниязов композитор Салих Сәйдәшевның Шәриф Камал сүзләренә язылган «Коммунарлар маршы»н башкарды. Ильяс Фәрхуллин «Шахта», Рөстәм Егоров, Раушания Җиһангирова «Башка берни дә кирәкми» әсәрләрен башкарды. Кичә башланыр алдыннан җәмәгатьчелек Шәриф Камалның истәлек тактасына чәчәкләр салды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100