news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында беренче тапкыр йөз елдан соң Шәриф Камалның ике әсәре яңгырады

Татар китабы йортында беренче тапкыр йөз елдан соң Шәриф Камалның ике әсәре яңгырады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Шәриф Камалның туган көнендә бүген беренче тапкыр, күп еллар узгач, аның ике әсәре яңгырады.

«85 ел элек – 1939 елның февралендә «Матур туганда» исемле спектакльнең премьерасы булган. Шушы спектакль өчен Салих Сәйдәшев Шәриф Камал сүзләренә «Коммунарлар маршы»н язган. 20 елдан соң маршның сүзләре үзгәрә – ул «Совет яшьләре» җырына әверелә. Мөгаен, бу җыр 70 елга беренче тапкыр яңгырагандыр, чөнки бу җырны шушы сүзләр белән җырлаганнары юк. «Матур туганда» спектакле озак еллар театрларда куелмый, бу безнең өчен бер тарихи вакыйга булды», - диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

«Коммунарлар маршы»н Айдар Ниязов (фортепиано) һәм Рөстәм Егоров (вокал) башкарды.

«Татарстан Милли музее филиалы буларак, без даими рәвештә Шәриф Камалны төрле яктан өйрәнү белән шөгыльләнәбез. Тормышын, иҗатының төрле аспектларын һ.б. Безгә аеруча ләззәт бирә торган мизгелләр – Шәриф Камалның иҗатыннан моңа кадәр билгеле булмаган яисә онытылган материалларны табып алу, яңгырату, җанландыру. Шундый әсәрләрнең берсе – Шәриф Камалның «Якты юл» шигыре», - диде Айдар Шәйхин.

Алып баручы Данис Хисмәтуллин әйтүенчә, әлеге шигырь «Шура» журналының 1916 елгы 7нче санында «Ш.К.» тәхәллүсе белән басылып чыккан булган.

«Аннан соң «Якты юл» шигыре Шәриф Камалның бер җыентыгына да кермәгән. Бу шигырьне соңгы йөз елда беренче тапкыр җәмәгатьчелек алдында кычкырып укыдылар. (шигырьне Кариев театры актеры Илсаф Нәҗипов укыды – авт.), - дип аңлатты Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

  • Иртән татар җәмәгатьчелеге Шәриф Камалның истәлек тактасына чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100