news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Шәриф Камалның истәлек тактасына чәчәкләр салды

Татар җәмәгатьчелеге Шәриф Камалның истәлек тактасына чәчәкләр салды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хакимият вәкилләре, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында язучы, публицист, тәрҗемәче, драматург Шәриф Камалга куелган истәлек тактасына чәчәкләр салу чарасында катнашты.

«Февраль - әдәбият, мәдәният өчен бай ай. Муса Җәлил, Илһам Шакиров, Шәриф Камал дигән күркәм исемнәр безнең мәдәнияттә алтын хәрефләр белән язылган исемнәр. Алар арасында Шәриф Камал исеме - аеруча тирән мәгънәле, чөнки Шәриф Камал ХХ гасыр башы әдәбиятында социаль реализмга нигез салучы. Аның Донбасс шахтерларына багышланган «Козгыннар оясында» шуның бер мисалы. Ул үзе дә шахтер булып эшләгән», - диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул ел дәвамында Шәриф Камалга багышланган чараларның алга таба да уздырылачагын әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Раил Шәмсетдинов Шәриф Камалның татар халкының мәхәббәтен уяткан шәхес булуын әйтте.

«Без аны язучы, драматург, тәрҗемәче буларак беләбез. Ә менә ул яшь вакытта халык Шәриф абыйны укытучы буларак белгән. Чөнки ул Оренбург, Санкт-Петербург шәһәрләрендә яшәгән вакытта укытучы булып эшләгән. Икенчедән, ул социаль реализмны күтәреп чыгарган кеше. Гади халыкның хезмәтен дөрес күрсәтә белгән. Шәриф абый драматург буларак, хәзерге яшьләрнең мәхәббәтен яулый. Әсәрләре алга таба да яшәсен иде», - диде Раил Шәмсетдинов.

Алга таба Татар китабы йортында Шәриф Камалның туганнары катнашында язучының тормышы турында хатирәләр, көндәлекләр һәм хатлар аша сөйләшү оештырылды. Искә алу чарасы «140 мизгел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100