news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялалова: Ансамбльдә оркестр булдырасы килә

«Аранжировкага кушылып җырлау безне бизәми, безнең хәзер дәрәҗәбез югары», – ди Лилия Ялалова.

«Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялалова: Ансамбльдә оркестр булдырасы килә
Энҗе Габдуллина

Актанышның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле, дәүләт статусы алуына ун ел булу уңаеннан, Казанда юбилей концертын куйды. Ансамбльнең җитәкчесе Лилия Ялалова киләчәктә «Агыйдел»дә оркестр булдыру максаты белән йөрүләрен әйтте.

«Ансамбльнең киләчәген бик якты итеп күрәм. Камиллеккә чикләр юк, ул әле тагын да камилләшә «барыр. Төп максат – үзебезнең оркестрны булдыру. Мин аны эшләмичә китмим, мин аны эшләргә тиеш. Үземә шундый максат куйдым. Чөнки җанлы музыкага җырлау – артистларга стимул бирә. Ул үзебезчә, халыкчан да була. Аранжировкага кушылып җырлау хәзер безне бизәми, безнең хәзер дәрәҗәбез башка», – дип сөйләде Лилия Ялалова.

Ул ансамбльнең ел саен Казанга зур концерт белән килүләрен югары дәрәҗә дип атады.

«Актанышта еш чыгыш ясыйбыз, бер генә бәйрәм дә бездән башка үтми. Казанга барасы концертыбызны куйганда әзрәк кенә авырлыклар була. Казандагы концертларга үзебезнең Актаныш якташларыбыз җыелып килеп, дәррәү кубып кул чабулары – зур дәрәҗә. Алар безне елга бер күрәләр, сагынып көтеп алалар. Безнең концертлар очрашу, танышу бәйрәме дә», – дип сөйләде җитәкче.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100