news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле 10 еллык юбилеена Казанда концерты куйды

«Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбленә 2012 елда дәүләт статусы бирелгән иде.

Актанышның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле 10 еллык юбилеена Казанда концерты куйды
Владимир Васильев

Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда юбилей концерты куйды. «Агыйдел»гә «дәүләт ансамбле» статусы бирелүгә 10 ел булган.

Казан тамашачысына «Агыйдел» ансамбленең ун ел эчендә иң уңышлы дип саналган «Сөн буе татарлары», «Әстерхан татарлары», «Ай, былбылым», «Авыл яшьләре биюе» һәм башка композицияләре күрсәтелде. Концертта «Агыйдел» ансамбле каршында оешкан «Ак инеш» балалар ансамбле дә чыгыш ясады.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган бәйрәм концертында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.

Дамир Натфуллин «Агыйдел» җыр һәм бию ансамблен, залда утырган Актаныш халкын Мәдәният министрлыгы исеменнән бәйрәм белән котлады.

«Чит илдә, Россиянең башка төбәкләрендә чыгыш ясаганда да ансамбль үзенең лаеклы дәрәҗәле исемен исбатлап тора. Ленар Рафак улы, сезнең ярдәмегез, игътибарыгыз өчен аерым рәхмәт. Лилия Ялалова («Агыйдел» ансамбле җитәкчесе – ТИ), Лилия Фәтхуллина (ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры – ТИ), сезнең бетмәс-төкәнмәс оештыру сәләте аркасында ансамбль һәрвакыт яшь. Бу истәлекле көндә ансамбльгә уңышлар һәм өметле киләчәк телим», – диде Дамир Натфуллин һәм ансамбль җитәкчеле белән артистларына бүләкләр тапшырды. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ансамбльнең уңышы дип, җыр-бию аша татар телен алга этәрүне атады.

«Җыр да, моң да, бию дә, шигырь дә – барысы да булырга тиеш. Чөнки без шулар аша чал тарихлы татар телен алга этәрәбез. «Агыйдел»нең репертуарында күп милләт биюләре бар. Халыклар дуслыгы – безнең зур байлыгыбыз. «Агыйдел» ансамбленең бәхете – ике Лилия арасында булуы. Юбилей концертын оештырган өчен зур рәхмәтләремне белдерәм. Алдагы елларда да, егетләр исән-сау әйләнеп кайтып, матур концертлар оештырырга язсын. «Агыйдел»ләр, без сезне бик яратабыз», – диде район башлыгы. 

Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов та «Агыйдел» ансамблен юбилее белән тәбрик итте. 

«Агыйдел елгасы Актаныш белән Башкортстанны чикли. Шуңа күрә анда артистлар да, җырчылар да, шагыйрьләр дә күп. Чөнки Агыйделнең ярлары кешенең күңеленә ямь, мәхәббәт бирә, моңландыра. Без бу талантны сүндерергә тиеш түгел. Алар Татарстанны гына түгел, Россияне – төрле милләт биюләре аша берләштерә, туплый. Сәнгать булса, телебез исән-сау булса, халык беркайчан да югалмый. Исәнлек-саулык, рәхмәт сезгә!» – диде Вәсим Вахитов. 

Бәйрәм концертында сәнгать юллары «Агыйдел» ансамблендә башланган Татарстанның атказанган артисты Газинур Фәрухшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев, шулай ук, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева чыгыш ясады.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100