news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадрия Идрисова: «Агыйдел» ансамбле – Актанышның бренды

Кадрия Идрисова: «Агыйдел» ансамбле – Актанышның бренды
Салават Камалетдинов

Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда ун еллык юбилей концертын куйды. 1966 елда оешкан халык ансамбленә 2012 елда дәүләт статусы бирелгән иде. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова «Агыйдел»не Актанышның бренды дип атады.

«Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле 1966 елда оешып, 44 ел буе халык ансамбле булып халыкка хезмәт итте. «Агыйдел»нең агышы еракларга – Венгрия, Германиягә барып җитте. Алар Россиянең күпме шәһәрләрендә булдылар, ВДНХда чыгыш ясадылар. Чөнки аның нигезен һөнәрле эш осталары, сәнгатькәрләр тәшкил итте. Халык ансамбле булып 44 ел яшәгән икән, дәүләтнеке булгач, ул тагын да күбрәк яшәр», – диде Кадрия Идрисова.

 

Фото: © Владимир Васильев

Ул Актаныш халкының сәнгатькә сәләте Актанышның табигате белән бәйле дип әйтте.

«Марсель Галиев 2006 елда Актанышка килгәч: «Актаныш – ул Аллаһым җир йөзендәге күпме эшләрне башкарганнан соң ял итәргә туктаган бер урыны булгандыр. Шуңа күрә дә Аллаһым анда шундый матурлыкны калдырган», – дигән иде. Республикадагы унике зур елганың дүртесе Актаныш аша уза. Ык, Сөн, Агыйдел һәм Чулман елгасының ундүрт чакрымы Актаныш аша үтә. Чулман белән Агыйдел бер-берсенә сыенып, бер-берсен кочаклап, берсе – ак, берсе кара кучкыл су белән агуын дәвам итәләр», – дип сөйләде Кадрия Идрисова.

«Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең дәүләт статусы алуга ун ел тулу уңаеннан бәйрәм концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. 

 

Фото: © Владимир Васильев

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100