news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды, Рафаэль Ильясов милли-иҗтимагый премия алды.

Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады/ "Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.



Марат Әхмәтов Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлануын әйтте/ Республика кырларыннан 3,7 млн тонна ашлык җыеп алынган.



Президент Euroskills призерларына: Россия җыелмасында уйнау хокукын яуларга кирәк/ Россия һәм Татарстан өчен Эшче һөнәрләре чемпионатының әһәмияте 2013 елгы Универсиада һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатыннан ким түгел.



Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия Рафаэль Ильясовка бирелде/ Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов татар җыры сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.



Казан ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеген кабул итәчәк/ 180 спортчы ун үлчәү категориясендә көрәшәчәк.



Төнлә Татарстанда кырау төшәчәк/ Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100